
12:30 сәгатьләр тирәсендә булган һәлакәт турында тулырак мәгълүмат пәйда булды. "Шкода Октавиа" белән идарә итүче 58 яшьлек ир-ат, беренчел фаразлар буенча, маневрның куркынычсыз булуына инанмаган хәлдә алда барган машинаны узарга була. Каршы як хәрәкәт полосасында аның машинасы "ВАЗ-2115" автомобиле белән бәрелешә, аннары юл читенә "чыгып оча".
"Лада" машинасындагы 61 яшьлек йөртүче ир-ат һәм аның 55 яшьлек хатыны вафат була.
"Казань прямой эфир" язуынча, "Шкода Октавия" машинасы белән Әлмәтнең мактаулы табибы Марат Гәрәйшин идарә иткән. Пассажиры аның кызы булган. Кыз авыр хәлдә, вафат булган ир белән хатын - Каргалы авылы кешеләре, диелә.
Нет комментариев