Ләйлә Фазлыева: Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри
Яңалыклар

Ләйлә Фазлыева: Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри

«Битлек, перчатка һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», - ди Татарстан Премьер-министры урынбасары.

 Өйдән чыкканда Татарстан халкына битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Бу хакта брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте ул.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев