Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсән белән Булат "Хатын+Ир" концертына билет уйната! [+видео]

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов 19 ноябрьдә узачак "Хатын+Ир" исемле концертларына әзерләнә. Бу уңайдан йолдызлы гаилә интернеттагы "Bairam Family" исемле каналларында кызыклы видеоблог ачып җибәрде. "Хатын+Ир" скетч комедиясенең беренче сериясе ирләрнең хатыннарына нәрсә әйтергә ярамаганлыгы, икенчесе - ир-атның хатыныннан туган көнгә сорап китүе турында. Тиздән Ләйсән белән Булат әлеге шаян...

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов 19 ноябрьдә узачак "Хатын+Ир" исемле концертларына әзерләнә. Бу уңайдан йолдызлы гаилә интернеттагы "Bairam Family" исемле каналларында кызыклы видеоблог ачып җибәрде. "Хатын+Ир" скетч комедиясенең беренче сериясе ирләрнең хатыннарына нәрсә әйтергә ярамаганлыгы, икенчесе - ир-атның хатыныннан туган көнгә сорап китүе турында.


Тиздән Ләйсән белән Булат әлеге шаян видеоблогның өченче сериясен төшерергә планлаштыра. Аның нинди темага багышланачагын сез, ягъни Intertat.ru укучылары хәл итәчәк! Иң кызыклы идея тәкъдим итүчегә Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның 19 ноябрьдә "Пирамида"да узачак "Хатын+Ир" исемле концертына ике кешелек билет тапшырылачак.


Тәкъдимнәрегезне vk.com/elchik87 аккаунтына яисә tali.deva@list.ru адресына "Хатын+Ир" темасы белән юллагыз. Җиңүче 13 октябрь көнне билгеле булачак. Уңышлар, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев