Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Садыйков: Татарстанга 200гә якын табиб җитми

ТР Сәламәтлек саклау министры республика медицина учреждениеләренә кайсы белгечләргә караган табиблар җитмәве хакында сөйләде.

Татарстан хастаханәләренә 200гә якын табиб (педиатрдан алып реаниматологларга кадәр) җитми. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Педиатрия, офтальмология, оториноларингология, фтизиатрия, кардиология кебек белгечлекләр буенча амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтә торган бүлекчәләрдә, анестезиология һәм реаниматология, йогышлы авырулар, неонатология, наркология кебек белгечлекләр буенча стационар хезмәт бүлекчәләрендә эшләүче табибларга кытлык аеруча зур. 2019 елга әлеге белгечләргә ихтыяҗ 200дән артык кеше тәшкил итте», - дип аңлатты ТР сәламәтлек саклау министры.

Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында яңа белгечләргә ярдәм күрсәтү һәм аларны җәлеп итү программалары турында җентекләбрәк сөйләде.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев