Аңа Германия татарлары да кушылган.
Франкфуртның иң биек ноктасында "Туан тел" җыры яңгыраган. Бу хакта танылган җырчы Марсель Вәгыйзов соцаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.

"Франкфурт шәһәренә сәяхәтемнең сәбәбе - монда яшәп иҗат итүче татар рәссамы Җәмилә ханымның һәм аның әтисе - атаклы рәссам Әнвәр Назыровның күргәзмәсенә килү иде. Очрашу бик яхшы үтте. Кичәгә Германиядә яшәүче бик күп татарлар җыелды. Алар белән бергә гармунга кушылып җырладык, татар ризыкларыннан авыз иттек. Иң сөендергәне - туган җирләреннән китсәләр дә, татар телен онытмыйлар, балаларына да өйрәтәләр", - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан Марсель Вәгыйзов.
"Бу юлы Франкфурт шәһәренең иң биек ноктасына менеп Германиядә яшәүче татарлар белән "Туган тел"не җырладык", - дигән артист.
Фото: соцсети
Нет комментариев