Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машиналарны ОСАГО буенча ремонтлауны туктатканнар

Иномаркаларга запас частьләр табудагы кыенлыкларга бәйле бу. Бөтенроссия автомобиль иминиятчеләре берлеге (РСА) башлыгы Евгений Уфимцев белдергәнчә, машинага зыян килгән очракта, ОСАГО буенча акча гына түләргә мөмкиннәр. Сәбәбе – Россиядә иномаркалар өчен запас частьләр табуның кыенлашуы”, – дип яза “Российская газета”.

Моңа кадәр машиналарны ремонтлау срогын арттыру яки, ремонтлаганда, кулланылышта булган запас частьләрдән файдалану мөмкинлеге турында сүз кузгатылган булган. Әмма Үзәк банк ике ысулның да кире кагылуын белдергән.

РСА мәгълүматларына караганда, 2021 елның ноябрендә юл һәлакәтендә зыян күргән машиналарның – 10%ы чамасы, узган елның февралендә – 7%ы ремонтка озатылса, октябрьдә бер генә машина да ремонтланмаган.
Элегрәк иминиятчеләр, мошенникларга каршы көрәшү ниятеннән, автомобильне ремонтка озатуны хуп күргән. Ремонтны тиешле вакыт эчеңдә башкару һәм аның сыйфаты өчен нәкъ менә иминиятчеләр җавап бирә. Хәзер исә алар нәкъ менә шул сәбәпле ремонттан баш тартырга мәҗбүр. Әмма зыян күрүчеләргә акчалата түләүне дәвам иттерәчәкләр.

Ләкин шунысы бар: акчалата түләгәндә, машинаның тузу дәрәҗәсе исәпкә алына. Шуңа күрә ОСАГО буенча түләүләр уртача 15%ка кимегән.

Моннан тыш, ОСАГО буенча түләү күләменең 400 мең сумнан артмавын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу сумма инде озак еллар буе үзгәрми. Соңгы ике елда гына да ун еллык машина бәясенең, запас частьләрнең берничә тапкыр артуына карамастан.

Иминиятчеләр – түләүне арттыру ягында. Хәтта законга төзәтмәләр да каралган. Әмма депутатлар аларны кире каккан, чөнки бу очракта ОСАГО полисының бик нык кыйммәтләнүе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев