Махсус операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» икенче чемпионатына 870 гариза килгән
«Абилимпикс» хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үсә.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» икенче чемпионатында катнашуга 870 гариза бирелгән. Бу хакта Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Агымдагы елның июнендә без икенче чемпионатны уздырырга планлаштырабыз, һәм бүгенге көнгә Россия Федерациясенең 86 төбәгеннән 870 гариза килде. Әлеге чара махсус хәрби операция катнашучылары арасында иң кирәкле чараларның берсе», – дип билгеләп үтте ул.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат Казанда 2025 елның җәендә узды. Катнашучылар төрле һөнәри компетенцияләрдә ярышты, яңа юнәлешләр һәм алга таба тыныч тормыш өчен мөмкинлекләр үзләштерде. Ярышларда Татарстаннан 25 кеше катнашты, шуларның 16сы финалга чыкты.
Фазлыева ассызыклаганча, адаптив физик культура белән шөгыльләнү һәм паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү системасының мөһим өлеше булып кала. Аның сүзләренчә, сүз спорт турында гына түгел, ә тулы канлы тормышка кайту, үз-үзеңә ышаныч һәм янәшәдәгеләргә ярдәм итү турында да бара.
«Абилимпикс» хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев