«МИР» Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы интернет-форматында яңа проект башлый.
Россия укучылары һәм студентларына «Яшьләр өчен медиа-мәктәп» ачыла. 25 гыйнвардан алып 15 мартка кадәр танылган тележурналистлар, спикерлар журналистикага, ораторлык осталыгына, режиссура, блоггинг, фотосәнгатькә багышланган онлайн-лекцияләр уздырачак. Аның дәвамында белемнәрне монитор экраны каршына утырып кына алып булачак.
Проектның төп максаты – Россиянең төрле төбәкләреннән булган яшьләргә һәм яшь журналистларга социаль лифт булдыру.
Нет комментариев