Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр каралган

Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге тарафыннан 2025 ел башыннан республиканың 30 меңнән артык медицина хезмәткәренә махсус социаль түләү билгеләнгән

   2025 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлеге республиканың медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр рәвешендә 3022,2 млн сумнан артык акча күчерде. Сәламәтлек саклау системасының 30,4 меңнән артык хезмәткәре мондый ярдәмне ай саен ала.

  Бу ярдәм чаралары табиблар һәм беренчел ярдәм звеноларының урта персоналы өчен аеруча мөһим, нәкъ менә алар беренче булып авырулар белән очрашалар һәм көн саен югары киеренкелек белән эшлиләр. Түләүләр медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр үзгәреп тора.

   Түләүләрне тәҗрибәле хезмәткәрләр дә, вакантлы вазыйфаларга беренче тапкыр килгән яшь табиблар һәм шәфкать туташлары да ала.

  Медицина учреждениеләре ай саен хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыра, анда әлеге хезмәткәр турында мәгълүматлар, түләү суммасы һәм түләү исәпләнгән күрсәткечләр күрсәтелә. Социаль фонд банк счетларына акчаны җиде эш көне дәвамында күчерә,  һәм Дәүләт хезмәтләре  порталындагы  шәхси кабинетка хәбәрнамә җибәрелә.

   Махсус социаль түләүләр тулы булмаган эш көне тәртибендә эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен дә  саклана. Бу акчаларга керемгә салым салынмый һәм элеге сумма уртача хезмәт хакын исәпләгәндә исәпкә алынмый.

     "Бүген дәүләт табибларга һәм ашыгыч ярдәм хезмәте хезмәткәрләренә аерым игътибар күрсәтә, нәкъ менә алар беренче булып кешеләргә ярдәмгә килә. Безнең бүлекчә тарафыннан медицина хезмәткәрләренә 2025 ел башыннан гына да 3022,2 млн сумнан артык акча күчерелгән. Махсус түләүләр медицина хезмәткәрләренең хезмәтен бәяләргә мөмкинлек бирә һәм яшь белгечләрнең сайлаган һөнәрләренә тугры булып калуына ышаныч тудыра», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

  Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны  СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм  рәсми аккаунтларда табарга була.

  Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев