"Металлург" – Гагарин кубогы иясе!
Магнитогорскиның "Металлург" командасы Гагарин кубогының финал сериясенең җиденче матчында Мәскәүдә ЦСКАны отты - 3:1.
Җиңү китергән алканы Канада сакчысы Крис Ли кертте. Ә Евгений Тимкин үз карьерасында плей-оффта беернче алкасын кертте, аннары буш капкага тагын бер алка ташлады.
Данис Зарипов үзгә рекорд куйды - дүртенче тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009 һәм 2010 елларда - "Ак Барс", ә 2014 һәм быел "Металлург" белән. Шулай итеп, "Металлург" ике тапкыр Гагарин кубогын отты. Ә Россия чемпионатында бишенче тапкыр иң яхшы клуб булып танылды.
ЦСКА (Мәскәү) - "Металлург" (Магнитогорск) - 1:3 (0:1, 1:1, 0:1)
0:1 Тимкин (Ли, 12:55)
1:1 Мамин (Киселевич, Плэтт, 35:54)
1:2 Ли (Зарипов, Коварж, 38:57)
1:3 Тимкин (59:17, буш капкага)
Капкачылар: Сорокин - Кошечкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев