Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миллениум күперендә җәяүле машиналар юлыннан барып авыр хәлгә юлыга

21 сентябрьнең төнендә Миллениум күперендә "Lada Kalina" машина йөртүчесе 22 яшьлек егетне бәрдергән.

Егет янындагы тротуардан түгел, ә машиналар йөри торган юл буенча барган (сәбәпләре билгеле түгел). Ул күп травмалар алды: кече балтыр сөяген һәм сул балтырын сындырган, тәнендә яралар бар.

Үткән көн дәверендә 1037 машина йөртүче һәм 147 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга административ җаваплыкка тартылган, 9 кеше исерек хәлдә транспорт йөрткән өчен тотылган, дип хәбәр итә Казан шәһәренең дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе.


Мәгълүмат e-kazan.ru сайтыннан алынды
Фото: www.skyscrapercity.com сайтыннан

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев