Милли музей балаларны әтиләрен музейга алып килергә чакыра
23 февральдә Татарстан Милли музеенда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр.
23 февральдә Татарстан Милли музеенда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр. Музей программасы “Әтиеңне музейга алып кил” дигән баш астында уза, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.
“Һәр заманга яраклы көрәшче” (“Воин на все времена”) программасын әзерләүдә «Витязь» хәрби-тарихи клубы катнашкан. Музейга килүчеләр тарихның төрле чорларында ир-атларның ни белән шөгыльләнүен беләчәк.
Ир-егетләргә үз көчләрен сугышчан гамәлдә сынарга: ук һәм балта атып карарга, Наполеон чорында рәт-рәт тезелеп йөрү алымнарын үзләштерергә, Бөек Ватан сугышы чоры автоматын сүтеп-җыеп карарага мөмкин булачак.
Барлык сынауларны тиешле дәрәҗәдә узучыларга “Һәр чорның лаеклы көрәшчесе” сертификаты (сертификат “Достойного воина всех эпох”) биреләчәк.
Шул ук вакытта музейда “Музыка кунакханәсе” эшләп торачак. Теләүчеләр анда сугыш чоры җырларын тыңлый һәм башкара алачак.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев