Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов яман шештән интегүче хатын-кызның балалар бакчасына чыгымнарын капларга кушты

Хатын-кыз алты яшьлек улын тәрбиягә алачак ата-аналарны эзләгән, һәм аның тормыш хәле Татарстан Президентын битараф калдырмаган.

Татарстаннан Андрей Малаховның «Туры эфир» телепрограммасы герое булган Айгөл Фазылова республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ярдәм алды. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

"Рөстәм Нургалиевич бу тормыш хәле турында хәбәрдар. Ул аны битараф калдыра алмады. Аның тарафыннан тиешле йөкләмәләр бирелде", - диде Галимова.

Татарстанның балалар омбудсмены Гүзәл Удачина бу гаиләдә булды һәм алты яшьлек Әмирнең яман шеш белән авыручы әнисе белән сөйләште. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева да бу мәсьәләгә кушылды, дип билгеләп үтте Галимова.

"Агымдагы ел ахырына кадәр балалар бакчасы өчен түләү мәсьәләсе хәл ителгән инде. Әмир быел балалар бакчасын тәмамлый һәм аннан мәктәпкә бара. Әлеге хатын-кыз яши торган фатир бәясен компенсацияләү мәсьәләсе дә хәл ителгән", — диде Казан Кремле вәкиле.

Бу бик катлаулы һәм авыр хәлдә кирәкле барлык ярдәм, һичшиксез, күрсәтеләчәк, дип ышандырды Галимова.

Яман шеш авыруыннан интегүче Айгөл Фазылова улы Әмирне тәрбиягә алачак ата-аналарны табу өчен «Туры эфир» программасына килгән. Хатын-кызның үпкәдәге метастазлар белән сөт бизенең яман шеше дүртенче стадиядә. Фазыйлова инде дүрт ел чир белән көрәшә. Бәхетсез ана алты яшьлек улын балалар йортына алып китүләреннән курка. 

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев