Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Миңнеханов кушуы буенча хәрбиләрнең гаиләләренә ипотека алуга яңа программа әзерләнде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә ассызыклаганча, махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү республика җитәкчелеге эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.

 

Миңнеханов кушуы буенча хәрбиләрнең гаиләләренә ипотека алуга яңа программа әзерләнде

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Аның кушуы буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды махсус операция катнашучыларының гаиләләренә социаль ипотека буенча өстенлекле тәртиптә фатир алырга мөмкинлек бирә торган яңа программа әзерләгән.

Әлеге мөмкинлектән өлешчә мобилизация кысаларында Татарстаннан хезмәткә алынган, республика хәрби комиссариатларында яисә төбәк территориясендәге хәрби частьләрдә контракт төзегән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре файдалана алачак.

Программада катнашу өчен түбәндәге шартлар билгеләнгән: гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга (гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан азрак торак мәйданы туры килергә), гаиләнең һәр теркәлгән әгъзасына яшәү минимумыннан ким булмаган кереме булырга, шулай ук гаилә Татарстанда теркәлгән булырга тиеш. Гариза бирүчеләрнең яше яки эш урынына карата чикләүләр юк.

Катнашу өчен гаризаны теркәлү урыны буенча башкарма комитетка бирергә мөмкин. Яңа чарадан шулай ук башка социаль ипотека программалары буенча чиратта торган гаиләләр дә файдалана ала.

Яңа мөмкинлекләрдән беренчеләрдән булып Казаннан Латыйповлар гаиләсе файдаланды. Алар 2024 елда яшь гаилә буларак исәпкә куелган һәм 2027 елда гына фатир алырга тиеш булган. Әмма яңа программа ярдәмендә алар торак шартларын ике елга иртәрәк яхшырта алды.

Гаилә башлыгы Гадел Латыйпов 2022 елда өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган. Ул бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашуын дәвам итә.

Ир-ат бик күп дәүләт һәм ведомство бүләкләренә лаек булган. Алар арасында Жуков медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Хәрби хезмәттәге аерым казанышлары өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «РФ оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен», «Махсус хәрби операция катнашучысы» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре бар.

«Салават Күпере» торак комплексындагы ике бүлмәле яңа фатирның ачкычларын хәрби хезмәткәрнең хатыны Алинә Латыйпова балалары – кызы Әминә һәм улы Камил белән бергә алды. Моңарчы гаилә фатир арендалап яшәгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-xarbilarnen-gailalarena-yardam-itu-ocen-yana-programma-baslap-ibarelde-5909999

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев