Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизацияләнгән ир-егетләргә хезмәт гарантияләре, кредит каникулы бирү турындагы закон хупланды

Федерация Советы мобилизацияләнгән гражданнарга эш урыннарын саклау турындагы законны хуплады. Сенаторлар шулай ук запастан чакырылучыларга кулланучылар һәм ипотека займнары буенча кредит каникуллары бирүне яклап чыкты. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

    Мобилизацияләнүчеләргә Россия кораллы көчләрендә хезмәт үткән вакытта хезмәт стажы да исәпләнеләчәк. Кайткач, алар өч ай дәвамында элеккеге эш урынына кире урнаша алачак, дип билгеләп үтелә.

    Моннан тыш, мобилизацияләнгән кешеләр һәм контракт белән хезмәт итүчеләр кредит яки займ килешүе буенча үз йөкләмәләрен үтәүне туктатып торуга хокуклы булачак. Килешүләр мобилизацияләнгән көнгә кадәр яки Украинада махсус хәрби операциядә катнашу турында килешү имзаланган көнгә хәтле төзелгән булырга тиеш. Кредит алу килешүе төзегән мондый хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына да шундый ук хокук биреләчәк.

 

 

Ватаным Татарстан

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X