Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә эшне җиңеләйтәләр

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренең күчемсез милкен теркәү эшен тизләткән. «Кайнар линия» дә эшләвен дәвам итә.

Ведомствода искәртеп үтелгәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның гаиләләре әгъзалары милеккә хокукны рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр (843) 255-25-71 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Моннан тыш хезмәт күрсәтү вакыты да нибары бер эш көненә калдырылган.

Шәхси йорт яки фатирны теркәү өчен Күпфункцияле үзәккә документлар тапшырып, Росреестрның теләсә кайсы бүлегенә (Казандагы бүлекләренең адреслары: Авангард урамы, 74; Гагарин урамы, 103; Ямашев проспекты, 82; Җиңү проспекты, 100) теркәүне тизләтү турында гариза тапшырырга кирәк. Республика районнарында исә ведомствоның территориаль бүлекләренә мөрәҗәгать итәсе. Аларның адреслары, телефоннары белән Росреестрның рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) танышырга мөмкин.

Теркәүне тизләтү турында гаризага мобилизацияләнүче белән туганлыкны раслаучы документлар: паспорт, туу, никахлашу турында таныклыкларның күчермәләрен кушып бирергә кирәк. Ә инде мобилизацияләнүне раслау өчен хәрби комиссариаттан килгән повестка яки башка документ күрсәтү шарт.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев