25 октябрь көнне кояш баюга яңа 1436 нчы һиҗри елга аяк басабыз. Ел иң күркәм айлардан саналган мөхәррәм ае белән башланып китә. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң...
25 октябрь көнне кояш баюга яңа 1436 нчы һиҗри елга аяк басабыз.
Ел иң күркәм айлардан саналган мөхәррәм ае белән башланып китә. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза мөхәррәм аенда тотылган уразадыр», - ди. Икенче бер хәдисендә: "Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр", - ди. Мөхәррәм аеның унынчы көне динебездә «Гашура» көне дип санала.Гашура уразасының әҗере бигрәк зур. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Гашура көнне тоткан ураза үткән елда кылган гөнаһлардан каффәрәт булыр», - дип әйткән. Ягъни бу уразаны тотучы бәндәнең үткән елда кылган кече гөнаһлары гафу ителер. Ә икенче хәдистә: «Гашура уразасының тоткан бер көне утыз ел буе тоткан уразаның савабына тиң булыр», - дип, сөнечле хәбәр бирә. Шушы көннәрдә мөэминнәр сәдака өләшәләр, мескен-ятимнәрнең, сырхау кешеләрнең барып хәлләрен беләләр.
Шулай ук Гашура көнне мөселман бәндәләр туганнарны, балаларны сөендерәләр, мәҗлесләр коралар, буш вакытларын Коръән укып һәм башка изге гыйбадәтләр кылып үткәрәләр.
Нет комментариев