Мәскәүдә янгын вакытында һәлак булучыларны тану-ачыклау процедурасы бара.
Әлеге котычкыч фаҗигада инде 17 кеше янып үлүе турында хәбәр ителә. Аларның барысы да Киргизиядән килгән 20-25 яшьтәге хатын-кыз. Мәрхүмнәр янган складта законлы рәвештә эшләгән, әмма аларның анда яшәү хокукы булмаган.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, Россиянең Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерүчеләр фаразлавынча, янгын яктырткыч төзек булмау аркасында чыккан.
Нет комментариев