Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

«Нәфис » фонды Татарстаннан СВОда катнашучыларның гаиләләренә 465 тонна гуманитар ярдәм җибәрәчәк

Татарстанда «Нәфис» фондыннан сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган МХО катнашучыларының гаиләләренә, шулай ук I һәм II төркем инвалидлык алган сугышчыларның гаиләләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрү башланды.

  Бу гаиләләрнең һәр әгъзасы уртача алты айга исәпләнгән азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмасын алачак. Гуманитар җыелмаларның гомуми күләме-465 тонна. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында гаиләләр ярдәм алачак.

"Нәфис" масштаблы хәйрия акциясен 2023 елның декабреннән башлап дүртенче тапкыр уздыра. Фонд һәр ярты ел саен  МХОда катнашучыларның гаиләләрен продуктлары белән тәэмин итә. Хәйрия акциясенең хәзер старт алган этабы йомгаклары буенча ике ел эчендә тапшырылган ярдәм күләме 1,5 мең тоннага җитәчәк.

"МХОда туендыручысын югалткан яки үз сәламәтлеге бәрабәренә Ватанын саклаган кешеләргә реаль эшләр белән ярдәм кирәк. Кешеләргә иртәгәге көнгә таяныч һәм ышаныч тою мөһим, шуңа күрә безнең фонд бу гаиләләргә азык-төлек һәм көнкүреш химиясен җибәрүне дәвам итә. Халыктан һәм муниципалитетлардан  элемтә алып, без дөрес юнәлештә баруыбызны аңлыйбыз", - ди РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Нәфис" ХФ гамәлгә куючысы Ирек Богуславский.

Һәр хәйрия акциясе башланыр алдыннан ТР шәһәр һәм район администрацияләре ярдәм алу өчен исемлекләрне актуальләштерә. Шулай ук муниципалитетлар гуманитар җыелмаларны гаиләләргә тапшыруда ярдәм итә.

МХО катнашучысының гаиләсенең һәр әгъзасы «Нәфис» фондыннан сыер итеннән тушенка, балык консервалары, куертылган ризык, төрле ярмалар, он, шикәр, үсемлек мае, майонез, кетчуп һәм башка озак саклана торган продуктлар җыелмасы ала. Көнкүреш химиясе составында кер юу порошоклары, савыт – саба юу өчен сыеклыклар, коры чистарткычлар, шампунь, сабын (каты, сыек, хуҗалык өчен) бар.

2025 елның февралендә «Нәфис» фонды I һәм II төркем инвалидлык алган махсус операция ветераннарына 10 җиңел автомобиль бүләк итте. Сугышчылар өйләренә кайтканнар һәм хәзер Татарстанның төрле шәһәрләрендә (Казан, Чаллы, Бөгелмә һәм башкалар) яшиләр.

Исегезгә төшерәбез, Ирек Богуславский инициативасы белән Россиянең яңа кушылган төбәкләренә, зыян күргән чик буе өлкәләренә һәм эвакуацияләнгән кешеләргә даими рәвештә гуманитар озатулар башкарыла: махсус хәрби операция башланганнан бирле 750 тоннага якын гумярдәм формалаштырылган һәм җибәрелгән.

​Белешмә

«Нәфис» хәйрия фонды 2023 елның көзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән оештырылган. Ул Фонд советын җитәкли, аңа шулай ук Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно да керә. Фондның Попечительләр советы составында - «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Дина Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин.

«Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә аның вәкилләре белән электрон почта аша элемтәгә кереп катнашырга мөмкин: bfnefis@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев