Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нидерландта Татарстан Президентына Казан урамнарын яктырту концепциясен тәкъдим иттеләр

Signify компаниясе дөньядагы барлык яктырткычларның 70 процентын җитештерә.

Кичә Нидерландта Signify компаниясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка  Казанны бердәм яктырту мохитен төзү концепциясен тәкъдим итте. Signify белән  танышу High Tech Campus югары технологияләр кампусында узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Элек Philips Lighting дип аталган һәм 2016 елның маенда Royal Philips компаниясеннән аерылып чыккан оешма дөньяда барлык яктылык диодлы продуктларының 70 процентын җитештерә.

Татарстан башкаласында гомуми яктырту мохитенә Үзәк стадион, Казан Ратушасы, Министрлар Кабинеты бинасы, шәһәрнең тарихи өлешендәге урамнар, Ирек мәйданы һәм башкалар берләштерелергә мөмкин. Миллениум күперен яктыртуны хәл итү үзе аерым объект булуы ихтимал. Мисал итеп, Сан-Францискодагы күпер китерелде, ул Signify компаниясе эшчәнлеге ярдәмендә яктыртылган.

Бердәм стилистик образ, башка технологияләрне куллану тәкъдим ителә. Объектларны яктырту ел фасылына, атна көненә һәм башкаларга карап үзгәрергә мөмкин. Бу яктырту чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Презентация барышында Испания, Хорватия һәм Кытайдагы шәһәрләрдәге объектларны яктырту буенча мисаллар күрсәтелде.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, проект Казан өчен кызыклы, бигрәк тә ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек һәм аны бәйрәм итү кысаларында. Ул проектны эшләп бетерергә, аны гамәлгә ашыруны берничә этапка бүләргә һәм фикер алышырга тәкъдим итте. Проектның бәясен һәм сыйфатын чагыштырырга, алга таба файдалануга киткән чыгымнарны исәпкә алырга кирәк, дип өстәде Татарстан Президенты.

Signify компаниясенең Татарстанда гамәлгә ашырылган берничә проекты бар инде. Аерым алганда, бу «Казан» гаилә үзәге, 2013 елгы Универсиадага төзелгән 15 спорт объекты, шулай ук Түбән Камада телевидение манарасы.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев