Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурлат районында гадәти булмаган һәлакәт: бер ир ат арбасы астында калып үлгән

Һәлакәт төнлә белән бозлавыкта килеп чыккан.

(Казан, "Татар-информ"). 31 октябрь кичке 8 тулып 15 минут узгач, Татарстанның Нурлат районында булган транспорт һәлакәте кеше үлеменә китергән. Чистай-Аксубай-Нурлат машина юлының 102 нче чакрымында җиккән атта барган 45 яшьлек ир транспорт чарасының юлда торышы кагыйдәләрен бозып, юлдан төшеп капланган, диелә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган хәбәрдә.

Нурлатның "Дружба" газетасы бу фаҗига турында аңлатма биргәнчә, караңгыда бозлавыкта җиккән ат белән идарә иткән ир идарәне югалткан һәм ат арбасы белән әйләнеп капланып үлгән.

Юлларда сак булсак иде..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев