Нурсолтан Назарбаевта Covid-19 авыруы ачыкланган
Яңалыклар

Нурсолтан Назарбаевта Covid-19 авыруы ачыкланган

Казахстанның Беренче Президенты изоляция режимында яши.

Казахстанның Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев коронавирус йоктырган. Ул үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчкән. Бу турыда «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы сәясәтченең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Казахстанның Беренче Президенты үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши. Кызганычка каршы, елбасының коронавируска соңгы тесты уңай нәтиҗә күрсәтте», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сәясәтче читтән торып эшләвен дәвам итә.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев