Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр “Балкыш”та балкыды

Районыбыз өлкәннәре быелгы фестивальгә 100дән артык чыгыш әзерләде. Авыл халкын кузгата, рухландыручы чара бар, ул – “Балкыш” фестивале. Әлеге фестиваль рухи кыйммәтләребезне барлау, ретро җырларыбызны, уеннарыбызны яшь буынга күрсәтү өчен үткәрелә.

undefinedЮгары шытсуның «көмеш тел» халык уен кораллары ансамбле кукмара мәдәният йортында чыгыш ясый

Татарстан  Республикасы  ветераннары   арасында оештырылучы  “Балкыш” фестиваленең быелгысы  Бөек  Җиңүнең  – 75, ТАССРның  – 100 еллыгына  багышланды.  Әлеге  иҗади  фестиваль  районыбызда 5 зонада  – Лесхоз,  Иштуган,  Иске  Икшермә,  Олы Шыңар,  Түбән Шытсу  мәдәният  йортларында үткәрелде,  чараларда 400дән артык үзешчән  башкаручы  катнашты.  Меңгә якын тамашачы  караган концертларда 50 мәдәният  йорты һәм  клублар  каршында оештырылган вокаль,  фольклор  ансамбльләре,  аерым башкаручы  җырчылар, биючеләр  чыгыш  ясады.  Жюри фестивальнең  авыл  мәдәният  йортларында  узган  зона бәйгеләреннән  34 номерны район сәхнәсе өчен  сайлап  алды. Йомгаклау  концертында  12 мартта Кукмарада  узган зона бәйгесенә (Саба, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Питрәч районнары катнашты) чыгыш  ясарга Явлаштаудан Ринат Шамилов,  Кызыл Мишәдән Нурия  Вәлиева, Төбәктән Язилә Сөнгатуллина,  Килдебәктән  Мөдәрис Якупов,  Олы Ныртыдан Рушания Хафизова, Зөлфия Дробатухина, Шәмәрдәннән “Туган ай” фольклор, Югары Шытсудан “Көмеш тел” халык  уен  кораллары,  Тимершыктан  “Мизгел”  вокаль,  ансамбльләре  (җитәкчеләре  Минжиһан Галиева, Илшат Шәрифуллин, Венера Миңнеханова) сайлап  алынды. Бәйгенең тәүге турларында  катнашкан  коллективлар,  аерым башкаручылар профессиональ осталыклары белән тамашачыларның, җюри әгъзаларының  ихтирамын  казандылар.

Һәр бәйгенең  җиңүчесе булган кебек,  бу очракта  да шулай. Фестивальнең төп бурычы – өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка тарту халык иҗатын  популярлаштыруга, ветераннарның ялын  оештыруга  бер  этәргеч булып тора.  Кукмара  мәдәният  йортында  үзешчәннәребез  ясаган  чыгышлар тамашачы, жюри тарафыннан югары бәяләнеп, аларга республика ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштиряков, Саба районы  ветераннар  советы рәисе  Расих Сабиров Дипломнар тапшырдылар. Бәйгедә   җиңүчеләр  Казан  шәһәрендә узачак  гала-концертта катнашу юлламасы алачаклар. Безнең  районнан өч номер (бер ансамбль, җыр, бию) сайлап  алыныр дип  көтелә.

Кеше һәрвакыт рухи байлыкка омтыла. Әгәр шулай булмаса, тормышыбыз ярлы һәм  күңелсез булыр  иде.  Заманалар нинди генә булмасын,  яшәр  өчен рухи азык  кирәк. Авыл җирендә  бу омтылышка  өлкәннәребез  үзләреннән зур  өлеш кертә.  Алар башкарган  җырлар   күңел бушлыгын тутыра,  чөнки  халкыбызның  үз  моңнары. “Балкыш”  фестивале  кысаларында  узган ветераннар чыгышларын оештыруда мәдәняит хезмәткәрләренең тырышлыгы, район мәдәният  бүлегенең һәрдаим  булышлыгы ачык чагылыш тапты.  Иҗатка,  моңга мәдәнияткә тартылучы талантларыбыз бар икән,  халкыбызның  җыр  җәүһәрләре рухи биеклеген  беркайчан да югалтмас,  килер буыннарга тапшырылыр.

Ринат Шамилов:

“Балкыш”  фестивалендә алтынчы тапкыр  катнашуым. Кукмара зонасында Илһам  Шакиров репертуарындагы “Туган  як” җыры белән чыгыш  ясадым. Казанга гала-концертка өч тапкыр    үттем. Быел да, шәт, чакырырлар дип  өметләнәм.

 

Фото: Расих Сабиров

Автор: Фәнил Ильясов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев