Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Питрәч районында Республикакүләм гамәли юнәлешле семинар узды

Семинар «Бала шәхесен социализацияләүдә мәктәп театрының роле» дип аталды

   Питрәч муниципаль районының мәдәният сараенда «Бала шәхесен социализацияләүдә мәктәп театрының роле» дип исемләнгән Республика гамәли юнәлешле семинар узды. Семинарда районыбыздан да педагоглар катнашты. Тәҗрибә уртаклашу максатында мәктәп театрлары җитәкчеләре үз эшләре турында сөйләп кенә калмадылар, ә балалар өчен театральләштерелгән спектакльләр дә күрсәттеләр.

    Семинар катнашучыларга яңа идеяләр һәм хис-кичерешләр бүләк итте. Җанлы аралашу һәм иҗатка әверелгән   бик бай һәм чын мәгънәсендә матур программа узды. Әлеге чараны Питрәч районының   «Мәктәп театрлары» юнәлешен җитәкләүче балалар иҗат йорты оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев