Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Путин, «Татар-информ» соравына җавап биреп, Татарстанны чит илләр өчен үрнәк дип атады

Туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең ислам дөньясы белән бәйле эшләрдә Татарстанның роле турындагы соравына җавап бирде.

 

Фото: Кремль сайты

Ислам дөньясы, христиан дөньясы кебек үк, бик төрле. Татарстан үрнәге югары дәрәҗәдә уңай булуына ышанам», – диде Россия лидеры.

РФ Президенты сүзләренчә, аның ислам илләрендәге күп кенә коллегалары Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә дус-тату яшәвенең уңай тәҗрибәсенә игътибар юнәлтә.

«Татарстан башкаласының Ислам хезмәттәшлек оешмасы линиясе буенча чаралар уздыру үзәге булып сайлануы очраклы түгел», – дип искәртте Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-tatar-inform-soravyna-avap-birep-tatarstanny-cit-illar-ocen-urnak-itep-atady-5916051

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев