«Рабыня Изаура»да уйнаган Луселия Сантос Сабадан студент кооператорлар гаиләсе турында фильм төшерә
Бразилия актрисасы Луселия Сантос Казанда узган Халыкара потребитель кооперациясе форумы амбассадоры булды.
Ул форумның пленар утырышында күрсәтеләчәк Татарстан икътисадында хезмәт иткән ике гаилә – Кама Тамагы районыннан кооператорлар династиясе һәм Сабадан студент кооператорлар гаиләсе турында фильм төшерә. Луселия Сантос хәзерге вакытта Татарстанның ике гаиләсенә багышланган фильм өстендә эшли. Ул аларның тормышы белән танышкан, икмәк пешерү процессын һәм автолавкаларда эшләүне күзәткән. Фильмны Россия Центросоюзы сайтында карап булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев