Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Районыбызда балалы гаиләләргә нинди социаль ярдәм чаралары күрсәтелә?

«Гаилә» милли проекты кысаларында Саба районында бала табу яшендәге аналарны яклауга һәм күпбалалы гаиләләрне кайгыртуга юнәлдерелгән комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла.

Республикада балалы гаиләләргә түбәндәге социаль ярдәм чаралары каралган:

«3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дарулар сатып алуга түләү»

ТР Министрлар Кабинетының 03.12.2019 ел, №1095 карарына ярашлы рәвештә, өч яшькә кадәрге балалары булган, җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумыннан артмаган һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеше Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән дәрәҗәдән түбән булган гаиләләргә 08.12.2004 №63-ТРЗ дарулар һәм даруханә ассортиментындагы башка товарлар сатып алуга түләү бирелә.

 Дарулар сатып алу өчен түләү баланың өч яшькә кадәрге ата-анасының берсенә билгеләнә.

Дарулар сатып алу өчен түләү 12 айга билгеләнә һәм билгеләнү чорында бер мәртәбә түләнә.

Түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. 2025 елда  районыбызда бу түләүне 60 гаилә алган.

«Яңа туган балалары булган гаиләләргә бүләк кирәк-яраклары комплектлары бирү»

Шулай ук  2020 елның гыйнварыннан ТР Министрлар Кабинетының «Яңа туган балалары булган гаиләләргә бүләк кирәк-яраклары комплектлары бирү турында» 04.12.2019 ел,№1100 карары нигезендә, 29 гаиләгә бүләк комплектлары тапшырылган. Әлеге комплект яңа туган балалы гаиләләргә (республика матди ярдәм үзәгеннән бирелгән белешмә нигезендә җан башына уртача керемнәре Татарстан Республикасында бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумыннан артмаган очракта) бирелә.

"Бала туганда авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бер мәртәбә түләү"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.02.2018 ел, №67 карары нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирендә кимендә 3 ел яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнә:

• 25 яшькә кадәр, беренче баласы туганда, 50 000 сум күләмендә;

• 29 яшькә кадәр, өченче һәм аннан соңгы балалары туганда, 100 000 сум күләмендә.

2025 елда 1 бала  өчен 50 мең сум акчаны 28 гаилә, 3нче балага 100 мең сумны 19 гаилә алган

КҮПБАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ

Агымдагы 2024 елда Россия Федерациясе Президентының 23.01.2024 елгы 63 номерлы Указы нигезендә андый гаиләләргә социаль ярдәм чаралары хәзер өлкән бала 23 яшькә җиткәнче, көндезге бүлектә белем алу шарты белән гамәлгә ашырыла.

Районыбызда күпбалалы 830 гаилә исәпләнә.

Республикада мондый гаиләләргә түбәндәге социаль ярдәм чаралары каралган:

- торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30% күләмендә субсидия-ташлама;

- 6 яшькә кадәрге балага дарулар сатып алуга субсидия;

- гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга айлык субсидия.

Шунысы мөһим, югарыда санап үтелгән ярдәм чаралары гаилә әгъзаларының керемнәрен исәпкә алмыйча күрсәтелә.

«Мәгариф оешмаларында баланы караган һәм караган өчен ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләү»

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 гыйнварындагы 9 номерлы карары нигезендә мәктәпкәчә белем бирүнең белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән  өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә компенсация түләнә.

Компенсация ата - ана түләвенең уртача күләменнән чыгып исәпләнә: 20% - беренче балага, 50%-икенче балага, 70% - өченче балага һәм гаиләдәге алдагы балаларга.

​2025 елда Саба районы буенча  1 мең 423 балага компенсация түләнгән.

“Балалар бакчасында баланы караган өчен ата-ана түләвенең бер өлешен өстәмә компенсацияләү"

Балалар бакчасында бала караган өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының 19.09.2013 ел, №1195-п карары нигезендә уртача җан башына кереме 20 000 сумнан артмаган гаиләләр өчен бирелә.

  2025 елда 619 балага компенсация түләнгән. Халыкка гамәлдәге социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерү эше дәвам итә, бу исә дәүләт ярдәм чараларыннан файдаланучы гаиләләр санын арттырырга мөмкинлек бирә.

 #Гаиләмиллипроекты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев