Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда күчмә флюорограф эшли башлады

Райондашларыбыз күчмә флюорографта профильле тикшерү уза алалар

Флюорограф көн саен 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли.

Тикшерү алдыннан турыдан-туры регистратурага юллама сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән паспортыгыз булу шарт.

Тикшерү өчен алдан язылырга кирәк түгел. Медицина тикшерүе «тере чират» буенча уза.

Иштуган, Эзмә, Иләбәр, Иске Мичән, Икшермә, Лесхоз авыл җирлекләрендә медицина тикшерүе өчен юллама фельдшерлык пунктында/табиб амбулаториясендә бирелә. Үзегез белән паспортыгыз булу шарт.

65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны әлеге медицина тикшерүе уздырыла торган урынга  китерү оештырылды. Кешеләрне йөртү «өлкән буын»Федераль проекты кысаларында социаль хезмәтләргә бирелгән махсус автомобильдә башкарыла.

Флюорографның эш графигы түбәндәгечә:

27.03-31.03 Саба үзәк район хастаханәсе (Байлар Сабасы)

03.04-07.04-Шәмәрдән участок хастаханәсе (Шәмәрдән авылы)

07.04 Иштуган бистәсе, фельдшерлык пункты

10.04 Эзмә авылы, Иләбәр авылы, фельдшерлык пункты

11.04 Иске Мичән авылы, фельдшерлык пункты

12.04 Олы Шыңар авылы, фельдшерлык пункты

13.04 Икшермә авылы, табиблык амбулаториясе

14.04 Лесхоз бистәсе, табиблык амбулаториясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев