Рамзан Кадыровны кагыйдә бозган өчен штрафка тартканнар
Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, канунга буйсынучы кеше буларак штрафны дүшәмбе көнне үк түләргә ышандырган. Барысына да социаль челтәргә эленгән видеоролик сәбәпче. Рамзан Кадыров бу хакта болайрак сөйләгән: "Бар яктан да килгән кешеләр дөньяда юк. Әмма барыбыз да гомер буе шуңа омтылырга тиеш. Кызганычка каршы, минем дә ялгышлар була. Әлеге...
Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, канунга буйсынучы кеше буларак штрафны дүшәмбе көнне үк түләргә ышандырган. Барысына да социаль челтәргә эленгән видеоролик сәбәпче.
Рамзан Кадыров бу хакта болайрак сөйләгән: "Бар яктан да килгән кешеләр дөньяда юк. Әмма барыбыз да гомер буе шуңа омтылырга тиеш. Кызганычка каршы, минем дә ялгышлар була. Әлеге видеода минем руль артында иминлек каешы эләктермәвемне, баларның махсус креслода утырмавын күреп алучылар булган. Бу хакта Чечен Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Шамхан Денилхановкаҗиткерелгән. Полковник тиз арада эш иткән - миңа штраф билгеләделәр. Дәлилләр китерүемне тыңлап та тормадылар. Кагыйдә бозгансың икән, түләргә кирәк. диде. Мин аны, һичшиксез, дүшәмбе көнне үк түлим" - дигән ул.
Сүз уңаеннан: быел августтан, Рамзан Кадыров таләбе буенча Чечен Республикасында юл йөрү кагыйдәсен бозучыларга карата таләпләр кырысланды. Шул вакытта беренче тәүлек эчендә үк 680 машина махсус урынга озатылган, 900 беркетмә төзелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев