Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада иң түбән һәм иң югары бәядән сөт сатучы хуҗалыклар мәгълүм [исемлек]

Татарстанның Тәтеш райондагы "Колос" агрофермасы ҖЧҖ республикада иң түбән бәядән сөт тапшыра. Әлеге хуҗалык Ульяновск каласына сөтнең литрын 22 сумнан сата. Бу исемлектә Арча районының "Северный" авыл хуҗалыгы оешмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә бар. Биредә сөтне "Арча" ҖЧҖнә 22,86 сумнан бирәләр. Түбән Каманың "Кармалы" агрофермасы ҖЧҖ сөтне 23 сумнан "Инвестагро"...

Татарстанның Тәтеш райондагы "Колос" агрофермасы ҖЧҖ республикада иң түбән бәядән сөт тапшыра. Әлеге хуҗалык Ульяновск каласына сөтнең литрын 22 сумнан сата. Бу исемлектә Арча районының "Северный" авыл хуҗалыгы оешмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә бар.

Биредә сөтне "Арча" ҖЧҖнә 22,86 сумнан бирәләр. Түбән Каманың "Кармалы" агрофермасы ҖЧҖ сөтне 23 сумнан "Инвестагро" ҖЧҖкә сата.

Сөткә иң югары бәя Әтнә районының "Шахтер" ҖЧҖдә күрсәтелгән. Алар "Просто молоко" ҖЧҖе филиалына сөтнең литрын 28,06 сумнан тапшыра. Алексеевск районының "Лебяжье" мегафермасы ҖЧҖ савылган сөтен 26,6 сумнан "Эдельвейс-М" акционерлык җәмгыятенә бирә. Апасның "Свияга" авыл хуҗалыгы оешмасы авыл хезмәтчәннәре сөтне "Зеленодольский МК" АҖга 26,2 сумнан сата.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 11 ноябрьгә булган мәгълүматларында бәяләр НДСсыз күрсәтелгән диелә.

"Шахтер" ҖЧҖ директоры Айназ Хәкимов сүзләренчә, бу бәя район күләмендә саклана. "Сөтнең беренче сортлысын нигездә 24 сумнан сатып алалар. Моңа тагын югары дәрәҗәдәге сөт өчен бәя, майлылык һәм аксымга түләүләр өстәлә һәм азаккы бәя чыга", - диде директор.

Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Хәкимов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, министрлыкка юлланылган мәгълүматларда хата киткән. 10 ноябрьдән алып "Колос" агрофермасы сөтне 24 сумнан тапшыра башлаган.

Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-инфор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев