Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Республиканың “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Тантаналы чарада район үзәк хастаханәсенең халык белән эшләү буенча баш табиб урынбасары Гөлназ Гарифуллина җитәкчелегендә Саба районы делегациясе катнашты

Конкурста төп җиңүче - «Ел табибы 2025» исеменә Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Лилия Басанова лаек булды.

Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән махсус приз -  Республика клиник инфекцион хастаханәсе һәм  7нче шәһәр клиник хастаханәсенә машиналар тапшырылды. 

- Бу чараны үткәрү – матур традиция. Мондый бәйрәм оештырылуы бик дөрес. Сәламәтлегебезне тәэмин итүче кешеләргә һәрвакытта да рәхмәт әйтергә мөмкинлегебез юк. Сәламәт чакта бу турыда уйламыйсың, авырганда Аллаһы Тәгаләне, аннары сезне искә аласың. Сезнең эш катлаулы, ләкин бик кирәкле. Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе дәүләт башлыгы һәм без куйган бурычларга җавап бирүен телим, тормыш сыйфаты ул — кешеләрнең сәламәтлеге, — диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп җиңүче исемен яңгыратыр алдыннан.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

"Ел медицина хезмәткәре" - Гөлсия Талипова, Азнакай республика үзәк хастаханәсенең участок  шәфкать туташы. 
"Иң яхшы махсус учреждение" - Республика клиник инфекцион хастаханәсе. 
"Иң яхшы ел берләшмәсе" - М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе. 
"Уникаль очрак"  - Төбәкара клиник-диагностик үзәге һәм Республика клиник онкологик диспансеры командасы. 
"Сәламәтлек саклау легендасы" - Фоат Әхмәтҗанов – медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университетының Онкология, нурланыш диагностикасы һәм нурланыш терапиясе кафедрасы мөдире.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев