Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ркаил Зәйдулла Гаяз Исхакыйның инкыйраз фаразы белән хаклы булмавын әйтте

Язучы фикеренчә, татар халкы Исхакый фаразлаган сәбәпләр аркасында түгел, ә бөтенләй башка сәбәпләр аркасында югала бара.

Язучы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла фикеренчә, XX гасыр башында татар халкына 200 елдан соң инкыйраз – юкка чыгу фаразлаган Гаяз Исхакый хаклы булмаган. Бу хакта ул Буада милли стратегия турында фикер алышу вакытындагы чыгышында сөйләде.

Ркаил Зәйдулла бу фаразның еш телгә алуын әйтте. “Аны бик күп кеше кабатлый инде, өметсезлеккә бирелеп тә әйтәләр – менә, йөз ел үтте инде, йөз ел җан асрый алырбызмы дигән шикле сораулар күп кешене борчый”, - диде ул.

“Гаяз Исхакый бу әсәрен 22 яшендә язган. Әле яшь, өлгереп җитмәгән килеш. Анда бөтенләй бүтән төрле мәсьәләләр күтәрелә. “Әгәр без рус, Көнбатыш культурасына ирешмәсәк, без милләт буларак тарих сәхнәсеннән төшеп калабыз” - аның төп фикере шул. Без рус мәдәниятенә дә, Көнбатыш мәдәниятенә дә ирештек. Ләкин үз мәдәниятебезне югалта барабыз. Димәк, Исхакый хаклы булмаган”, - диде Ркаил Зәйдулла.

Язучы татар халкының бөтенләй башка, Гаяз Исхакый фаразламаган сәбәпләр аркасында югала баруы хакында әйтте. “Гасырлар дәвамында рус, Көнбатыш культурасыннан башка да үз мәдәнияте, үз тамырлары белән яшәгән, исән калган милләт үзенең мәдәниятен югалта барган саен үзенең инкыйраз көнен якынайта икән. Татар халкының исән калу шарты – дәүләтчелек һәм аның теле, мәдәнияте”, - диде ул.

  • Гаяз Исхакый (Мөхәммәтгаяз Исхакый Гыйлаҗетдин улы) (1878-1954) – язучы, драматург, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе. 1902 елда язылып беткән “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә татар халкының ике гасыр гына яшәү мөмкинлеген фаразлый.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев