Р.Миңнеханов: “Ветераннарны кайгырту теләсә кайсы вакытта дәүләтнең төп бурычы булып калырга тиеш”
ТРда 65 мең 675 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашып һәлак булганнар һәм сугыш инвалидларының толлары яши.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында, 14 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 65 мең 675 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашып һәлак булганнар һәм сугыш инвалидларының толлары яши, шул исәптән 2 мең 671 сугышта катнашкан ветеран һәм сугыш инвалиды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча Республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, министрлык һәм ведомство башлыклары һәм башкалар катнашты.
Республика башлыгы 5 нче апрельдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә "Победа" Россия оештыру комитеты утырышы узганын искәртте. Бүгенге утырышның Президент билгеләгән йөкләмәләр планы нигезендә үткәрелүен әйтте.
"Бәйрәмгә кадәр бер айдан аз вакыт калып бара. Ветераннарга, кайда яшәвенә карамастан, социаль һәм медицина ярдәме даими күрсәтелеп торырга тиеш. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, ветераннарның яшьләр белән аралашуына игътибарны юнәлтү зарур", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент ассызыклаганча, икътисади һәм сәяси хәлгә карамастан, ветераннарны кайгырту теләсә кайсы вакытта дәүләтнең төп бурычы булып калырга тиеш.
Р. Миңнеханов узган елның Җиңүнең 70 еллыгы белән тарихка кереп калуын, юбилейга әзерлек кысаларында Татарстанда киңкүләм эш уздырылганын искәртте. Татарстан шәһәр һәм районнарында Геройлар аллеясы, яңа музей экспозицияләре ачылуын, төрле акцияләр оештырылганын, социаль паспортлар ясалганын билгеләп үтте. "Барлык тантаналы һәм истәлекле чаралар республикада югары дәрәҗәдә узды", - диде Президент.
ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев 2015 нче елның май аеннан бүгенге көнгә кадәр 11 мең 164 сугыш ветераны һәм толының якты дөньядан китүе турында әйтте. "Безнең бурыч - ветераннарны көн саен кайгыртып тору", - диде ул.
Вице-премьер барлык министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек буенча чаралар планы әзерләнгәнен белдерде. Васыйл Шәйхразиев узган елда юбилейга әзерлек барышында, ветераннар турында тулы күзаллау булсын өчен, һәрберсенә социаль паспорт төзү буенча эш үткәрелгәнен искәртте. Анда ветеранның социаль-көнкүреш һәм социаль-икътисади яшәү шартлары турында, аларга беркетелгән кураторлар һәм җаваплы затлар, дәвалаучы табибы, аларны кайгыртучы социаль хезмәткәр, волонтерлар һәм башкалар турында мәгълүматлар урын алган. "Бүгенгә мондый паспортлар республикадагы барлык ветераннарга да ясалган", - диде ул.
Утырышта шулай ук "ТР ветераннары берлеге" ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы советы рәисе Әхәт Юлашев чыгыш ясады. "Кызганычка каршы, сугыш ветераннары көннән-көн азрак кала бара. Безгә мөмкин кадәр аларны күбрәк яздырып, алар турында видеороликлар төшерергә кирәк. Советлар Союзы җиңүе турында һәркайчан сөйләргә кирәк", - дип, Рөстәм Миңнеханов сугыш каһарманнары турында хәтернең мәңгелек булырга тиешлеген ассызыклады. Ул медицина, социаль хезмәт күрсәтү - барысының да югары дәрәҗәдә һәм бу эшнең көндәлек булырга тиешлегенә басым ясады.
Президент Май бәйрәмнәренә кадәр санитар җыештырулар үткәрергә, шәһәр һәм торак пунктларын тәртипкә китерергә, ветераннар җирләнгән урыннарга, мемориаль һәйкәлләргә өстенлек бирергә йөкләмә бирде. "Бу мәсьәләләр җентекләп өйрәнелергә тиеш", - диде ул.
Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов күп еллар узгач үз ияләрен тапкан бүләкләрне тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев