Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә социаль пенсияләр 3,3 процентка артты

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр күләме 3,3 процентка артты. Индексация 2022 елның июнендә уздырылганга өстәмә булачак, ул вакытта түләүләр 10 процентка арткан иде.

 

Искәртик, социаль пенсияләрне индексацияләү турында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәт эше турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда әйткән иде.

«Агымдагы елда аеруча мохтаҗ категориядәге гражданнарга ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын саклап калырга кирәк. 1 апрельдән узган елның июнендә уздырылган индексациягә өстәмә рәвештә социаль пенсияләрне күтәрәбез. Шул рәвешле, ел эчендә социаль пенсия 13,3 процентка артачак», - диде ул.

Социаль пенсияләрне иминият пенсияләре өчен стажлары җитәрлек булмаган Россия кешеләре тора. Моннан тыш, алар инвалид һәм туендыручысын югалткан гражданнарга түләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-social-pensiyalar-33-procentka-indeksaciyalande-5869084

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев