Россиялеләрне атна азагында озын ял көннәре көтә
Яңалыклар

Россиялеләрне атна азагында озын ял көннәре көтә

Март башында Россия халкы өч көн рәттән ял итәчәк.

Бу Халыкара хатын-кызлар көненең якшәмбегә туры килүе белән бәйле, ә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә. Бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

Шулай итеп, биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Подольская шулай ук айның икенче эш атнасы кыскартылачак – ул дүрт көн дәвам итәчәк һәм 10 мартта башланачак, дип ачыклык кертте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-xalkyn-atna-azagynda-ozyn-yal-konnare-kota-5920004


Нет комментариев