Аттестат алу өчен, минималь балл җыя алмаучыларның саны 1,9 процентка кимегән.
Россиядә БДИ буенча 80 балл җыючы чыгарылыш укучылары саны арткан. 2015 елда бу күрсәткеч 21 процент булган, ә 2018 елда 27гә арткан. Бу хакта Рособрнадзор хәбәр итә.
Аттестат алу өчен, минималь балл җыя алмаучылар саны 5 проценттан 1,9 га кимегән.
Моннан тыш, быелгы кабул итү кампанияләре нәтиҗәләре буенча, көчле абитуриентларны җыючы вузлар саны, 2017 ел белән чагыштырганда, арткан.
Фото: Ильнар Тухбатов/Татар-информ


Нет комментариев