Россиядә җитештерелгән автомобильләр күбрәк сатыла башлаган
Яңалыклар

Россиядә җитештерелгән автомобильләр күбрәк сатыла башлаган

Быелның сентябрендә җиңел коммерция автомобильләрен дә исәпкә алып, Россиядә җитештерелгән 32 мең берәмлек яңа машина сатылган. Бу алдагы айга караганда сату 4,7 %ка үсеш кичергән дигән сүз.

"АВТОСТАТ" аналитика агентлыгы җиткергән мәгълүматларга караганда, сентябрьдә LADA автомобильләре алдагы айга караганда 5 %ка (22 837 автомобиль) күбрәк сатылган. Җиңел коммерция машинасы саналган "ГАЗ" маркалы автомобильгә дә сорау 2 %ка арткан - 4930 техника сатылган. Шундый ук күрсәткечкә "УАЗ" машинасы да ирешкән (+2 %; 4220 берәмлек).

Шулай итеп, Россиядә җитештерелгән автомобильләренең гомуми базар күрсәткечләрендә тоткан өлеше 25 %тан артып китте. Беренче унлыкка LADA (лидер), "ГАЗ" (8 нче урын) һәм "УАЗ" (10 нчы урын) маркалары керде.

Россиядә чит ил машиналарына булган сорау алдагы айга караганда 15,2 %ка төшкән.

http://intertat.ru/tt/


Нет комментариев