Россиялеләргә “симерү” диагнозын еш куя башлаганнар
Россиялеләргә "симерү" диагнозын еш куя башлаганнар. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 2011 елдан алып 2015 елга кадәр безнең илдә юаншалар саны 2,3 тапкыр арткан. Бүген һәр 100 мең кешенең (18 яшьтән өлкәнрәк) 284енең гәүдә авырлыгы нормадан узган икән. Белгечләр моның төп сәбәбе халыкның дөрес тукланмавында, ягъни баллы һәм камыр ризыкларны артык күп...
Россиялеләргә "симерү" диагнозын еш куя башлаганнар.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 2011 елдан алып 2015 елга кадәр безнең илдә юаншалар саны 2,3 тапкыр арткан. Бүген һәр 100 мең кешенең (18 яшьтән өлкәнрәк) 284енең гәүдә авырлыгы нормадан узган икән. Белгечләр моның төп сәбәбе халыкның дөрес тукланмавында, ягъни баллы һәм камыр ризыкларны артык күп ашап, яшелчә һәм сөт ризыкларын тиешенчә кулланмауда диләр. Медиклар кисәтүенчә, дөрес ашамау симерүгә китерә, ә анысы үз чиратында, шикәр диабеты, югары кан басымы, йөрәк авыртуы, ашказаны язвасы, уникеилле эчәк һәм башка чирләр китереп чыгара.
Тагын бер аянычы: симерү балалар арасында да күп икән. Аларның әлегә рәсми статистикасы юк, әмма белгечләр бүген илдәге балаларның 6 процент чамасының гәүдә авырлыгы тиешледән күбрәк дип фаразлыйлар. Өлкәннәргә килгәндә, 30 яшьтән узган ир-атларның - 50, хатын-кызларның 60 процентын бүген юаннар исемлегенә кертеп була икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев