Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Авыл ул – республиканың икътисади нигезе генә түгел, милли иминлеге дә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

Авыл ул – республиканың икътисади нигезе генә түгел, милли иминлеге дә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

«Авылда буыннан буынга тел, дин, милли гореф-гадәтләр, мәдәни кыйммәтләр тапшырыла. Күп кенә проектларыбыз нәкъ менә авыл үсеше белән бәйле. Бу юнәлештә эшне дәвам иттерәчәкбез», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыклар авылларның таянычы, гаиләләрнең керем чыганагы булуын ассызыклады. «Республика бюджетыннан аларга ярдәм быел 700 млн сумга кадәр арттырылган», – диде.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, инциатива күрсәткән кешеләргә проектларын тормышка ашыруда ярдәмне, авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү эшен дәвам иттерү мөһим. Ул ел саен авыл хуҗалыгы кооперативлары үешенә 200 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов республикада алдынгы фермер хуҗалыкларыннан Минзәлә районыннан Дәүләтов, Тукай районыннан Миңнеханов, Чистай районыннан Чурин, Ютазы районыннан Ансель Вафауллин, Кукмара районыннан Тәҗмиев, Апас районыннан Вилданов, Алабуга районыннан Фәйзелхан Әхмәтҗанов хуҗалыкларын санап узды. Барлык фермерларның басып күренүен сорады һәм аларга рәхмәтен җиткерде.

Татарстан Рәисе, шулай ук, авыл хезмәтчәннәренә ярминкәләрдә халыкны сыйфатлы натураль продукция белән тәэмин итүләре өчен рәхмәтен әйтте.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-avyl-ul-respublikanyn-iktisadi-nigeze-gena-tugel-milli-iminlege-da-5912727

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев