Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Саба-Арена»чыларына үзенчәлекле бүләк ясаганнар

Яз бәйрәме якынлашканда

  "Саба-Арена" спорт мәктәбе җитәкчелеге  Ватан сакчылары һәм  якынлашып килүче 8 Март бәйрәме алдыннан үз хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле бүләк ясаган: коллектив белән  Г. Камалның татар дәүләт академия театрына баруны оештырган. Коллектив «Сөясеңме, сөймисеңме… " дигән моңсу спектакль караган.

"Бик матур, эчтәлекле  спектакль карадык.  зур театр һәм туган тел дөньясына чуму, яраткан хезмәттәшләр белән вакыт үткәрү мөмкинлеге  тудырган өчен рәхмәт! Ял иттек һәм җылы, уңай хисләр белән кайттык. Безнең өчен матур бүләк булды" -дип хисләре белән уртаклаштылар хатын-кызлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев