Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба мәдәният бүлеге һәм Саба балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан “Талантлы балачак” дип исемләнгән фестиваль-конкурс оештырылды

2022 ел - Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы дип игьлан ителде. 29 апрель конне халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, саклау максатында Саба мәдәният бүлеге һәм Саба балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан икенче ел рәттән район күләмендә “Талантлы балачак” дип исемләнгән фестиваль-конкурс оештырылды.

Конкурста барлыгы 120 дән артык укучы декоратив-гамәли иҗат, халык уен коралларында уйнау осталыгы һәм вокал  номинацияләрендә үзләренең  осталыкларын күрсәтерләр.  Фестиваль барышында жюри әгъзәсе - Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, этноинструмент белгече, Казан шәһәре "24 нче балалар музыка мәктәбе”нең татар бүлеге мөдире,  югары категорияле укытучы  Габдрахманов Дамир Алмаз улы  тарафыннан әзерләнгән мастер-класс тәкьдим ителде. Катнашучылар төрле дәрәҗәдәге Лауреат , Дипломант дипломнарына ия булдылар. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт! Киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев