Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Саба муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс

Комиссия эш барышында техниканың әзерлеген, запас частьлар белән тәэмин ителешен, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы торышын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде,

Агымдагы елның 27 мартында Саба районында агросәнгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлек халәтен бәяләү буенча үзара тикшерү узды.

Комиссия эшендә түбәндәгеләр катнашты: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Нигамәтҗанов Р.Ф., консультант Харисов Р.Р., «Россельхозцентр» ФДБУнең ТР буенча филиалы Саба район бүлеге җитәкчесе Кабиров В.С., Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Назиров Х.Х.

Комиссия эш барышында техниканың әзерлеген, запас частьлар белән тәэмин ителешен, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы торышын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде, эш планнарын тикшерде. Тулаем алганда, район хуҗалыкларының яхшы әзерлеге билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев