Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Саба таңнары" бүләк өләште (фотолар)

Әниләр көне уңаеннан "Саба таңнары" редакциясе әниләрне яисә башка якын кешеләрне "Саба таңнары" газетасына яздыру акциясе игълан иткән һәм шушы изге гамәлне 16-26 ноябрь көннәрендә кылучылар арасында лотерея уйнатылачагын аңлаткан идек. Күрсәтелгән көннәрдә район матбугатына абунә рәсмиләштерүчеләрнең 20се редакциягә квитанцияләрен китерде һәм шуларны бөтен коллектив алдында пакетка салып болгаттык та,...

Әниләр көне уңаеннан "Саба таңнары" редакциясе әниләрне яисә башка якын кешеләрне "Саба таңнары" газетасына яздыру акциясе игълан иткән һәм шушы изге гамәлне 16-26 ноябрь көннәрендә кылучылар арасында лотерея уйнатылачагын аңлаткан идек. Күрсәтелгән көннәрдә район матбугатына абунә рәсмиләштерүчеләрнең 20се редакциягә квитанцияләрен китерде һәм шуларны бөтен коллектив алдында пакетка салып болгаттык та, өч отыш иясен ачыкладык. Уңыш Явлаштаудан Рәмзия Сәлмәновага, Сабадан Илсөяр Әхтәмовага һәм Нәкыя Шакировага елмайды. Өченчекөн аларны редакциягә чакырып, бүләкләрне тапшырдык. "Сез урта һәм өлкән буын кешеләре. Газетаны алдыручыларның да күбесе өлкәннәр. Сезне "Саба таңнары"на яздырулары бик күркәм гамәл булган. Әмма яшьләрне дә газетага укуга күбрәк тартасы иде һәм бу эштә сезгә таяныч итеп карыйбыз. Акция балаларның әти-әниләренә мөнәсәбәтен ачыклау да булды, алга таба актив укучыларыбыз булып калырсыз дип ышанабыз",- диде газета мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов.

Отыш ияләре дә кичерешләре белән уртаклаштылар. "Без "Саба таңнары" күп еллар укыйбыз. Бу юлы язылуны сузып килгән идем. Әмма улым моны белгәч, ялгышны төзәтттек. Яңа почта әрәҗәсе куйдык. Газета килеп торсын, укырлык язмалар булсын",- диде 70нче-80нче елларда актив хәбәрчебез булган Закирә апа Сәлмәнова йортына килен булып килгән һәм үзе дә шигырьләр язучы Рәмзия ханым. Нәкыя апа Шакирова да район газетасын бик күптәннән яратып укуын белдерде. Абунәчеләрне киләсе елда икенче яртыеллыкка язылучылар а арасында үткәреләчәк лотерея уенында да катнашырга чакырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев