Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада “ӘйдәШаяРТ” татар КВН лигасының зона фестивале бара

27 март көнне “ӘйдәШаяРТ” татар КВН лигасының 4 көнлек зона фестивале Сабада старт алды. Районыбызның Саба аграр көллияте Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара, Арча районының шат күңелле егет –кызларын үзенә җыйды.



Бу көннәрдә, КВН өлкәсендә профессионал булган редакторлар командаларга хаталар өстендә эшләп, үзенчәлекле образлар тудырырга булыша.

Сәхнәгә чыгар алдыннан һәркем дулкынлана, аеруча сүзләрен онытудан куркалар, ләкин мондый очракта импровизация ярдәмгә килә, - ди баш редакторабыз.
Командалар белән эшләүче редакторлар егет-кызларга курку хисен онытырга, каушап калмаска, сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.

Һәрбер команданың кызыклы мәзәкләре тамашачыны битараф калдырмас дип ышанабыз һәм сезне 30 нчы март көнне фестивальдә көтеп калабыз, - дип хәбәр итә Шәмәрдәннең "Яшьлек" үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев