Рушания Хаҗиева, Шәмәрдән мәдәният йорты җитәкчесе:
Кыш бабайдан нәрсә сорыйммы? Барыбызга да куанычлы Яңа ел булсын. Шәмәрдәндә яңа хезмәт урыннары барлыкка килсен, яшьләргә күңелгә ятышлы эш булсын, акча янчыклары тулып торсын. Талантлылар сәхнәдә баян уйнап, җырлап-биеп халыкны рухландырсын. Әгәр иҗат-хисап концертлары һәм башка мәдәни чаралар оештырылмаса, Сабада шулкадәр талантлар барын каян белер идек. Үз эчеңә генә бикләнеп ятарга кирәкми. Шулай, бергә-бергә, гөрләтеп эшләп торыйк. Матурлыгы да, күңеллелеге район башлыгына гынамени, иң беренче чиратта үзебез өчен кирәк бит. Кыш бабай безгә сәламәтлек, гаиләләребезгә мәхәббәт, иминлек алып килсен. Калганын үзебез табарбыз.


Нет комментариев