Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада яшь эшмәкәрләр белем алды

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча чаралар кысаларында 30 ноябрьдә Сабада "Бизнес десант" семинары үткәрелде.

Профессиональ бизнес-тренер һәм эшмәкәр Артем Рафыйков үз эшләрен яңа башлап җибәрүчеләргә һәм аграр көллият студентларына идеяләр тәкъдим итеп кенә калмыйча, бизнес-планлаштыруның төп үзенчәлекләре һәм аны гамәлгә ашыру юллары белән таныштырды. Республикадагы сәнәгать мәйданчыклары, алдынгы эшмәкәрләр эшчәнлеге турында видеороликлар да бизнес нечкәлекләре турында мәгълүмат алырга ярдәм итте. Арча эшкуарларга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Лилия Сафиуллина яшь эшмәкәрләрне кызыксындырырлык дәүләт программалары белән таныштырды. Шулай ук бизнес-десант составындагы юридик ярдәм күрсәтүче экспертлар чыгыш ясап, яңа эш башлаучылар арасында еш очрый торган хаталар алдында югалып калмаска өйрәттеләр, штрафлардан котылып калу мәсьәләләрендә киңәшләре белән булыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев