Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: талпан һөҗүм итә!

Җәйге айларда халык телендә “урман бете” дип йөртелгән талпан куркыныч авыру китереп чыгарганын һәркем диярлек белә.

  Авы­руның инфекция чыганагы булып әлеге бөҗәкләр үрчегән урман массивлары санала. Буынтыкаяклылар төркеменә кергән талпанның бер-берләреннән гәүдә төзелешләре, яшәү­ рәвешләре белән аерылып торган 10 меңнән артык төре билгеле. Россия биләмәсендә  шуларның энцефалит, боррелиоз, кырым гемморагик бизгәге, туляремия, чума, кайтма тиф һәм башка төрле авырулар китереп чыгара торган 60лап төре бар.

 Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йо­гышлы авыру. Боррелиоз исә терәк – хәрәкәт аппараты, йөрәк, нерв системасы, тире зарарлануы белән характерлы. Авыру кискен һәм озакка сузылган формада үтәргә мөмкин. Аны кеше организмына талпан (урман бете) тешләгәндә, шу­лай ук кайнамаган кәҗә сөте аша үтеп керә торган вирус китереп чыгара. Ел саен Россия дәвалау учреждениеләренә талпан кадалган 150 меңнән артык авыру мөрәҗәгать итә, әмма әлеге бөҗәктән зыян күрүче ун кешенең берсе генә хастаханәгә баруны ки­рәк дип саный.

Халыкны энцефалит вирусы бе­лән зарарланудан саклау проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары үскән, куе үлән каплаган катнаш урманнарны яраталар, күбрәк сукмак, юл кырыйларында тупланалар. Активлыклары тәүлек дәвамында үзгәреп тора: кояшлы аяз көннәрдә күтәрелә, көндезге эссе сәгатьләрдә кими. Талпан киемгә ябышканнан соң тәннең капланмаган урынын эзләп өскә үрмәли. Шуңа күрә ур­ман бете үтеп кермәслек итеп кие­нү мөһим. Урманга барганда өстә ачык төстәге кием булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резин итек кияргә, күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Башны дүрт почмаклы яулык бәйләп саклыйлар.

 Урманнан кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Өске киемне ишек алдында ук салып калдыралар. Гәүдәнең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим.

Әгәр талпан тәнгә кадалып өл­гергән булса, аны борыны өзелеп калмасын өчен саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Ул урынга 10-15 минутка нинди дә булса май сөртеп тотсаң, талпан җиңелрәк чыга. Моның өчен пинцет кулланалар һәм сак хәрәкәтләр белән як-якка каерып тартып чыгаралар. Борыны өзелеп калса, анны утта кыздырылган яисә спиртта тотылган энә белән актарып алалар. Аннары ул урынга йод эремәсе, спирт, ислемай сөртәләр. Алынган талпанны яндырырга яисә дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча торып, бернинди очракта да күз, авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.

Талпан тешләгән кешеләр барысы да медицина учреждениесенә ки­­леп табибка күренергә тиеш. Шун­­нан соң кешенең сәламәтлеге 21­ көн дәвамында күзәтү астында булу зарур.

Шәхси саклану чараларына талпанны куркыта торган репелентлар да керә. Һава шартларына һәм химик составларына карап, аларның тәэсир итү көче 2-3 сәгатьтән 10-15 сәгатькә кадәр дәвам итә. Россия Федерациясе территориясендә фай­­даланырга рөхсәт ителгән репелентларны гына кулланырга ки­рәк.

Онытмагыз: сәламәтлек барыннан да элек сезнең үзегезгә бәйле.

Венера Вәгыйзова.

"Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге баш белгече - эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев