Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алдылар
Яңалыклар

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алдылар

Чарада Альберт Әсәдуллин татар җырларын башкарды.

Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендәге “Татар кунак бүлмәсе” (Татарская гостиная) проекты кысаларында Муса Җәлил укулары узды. Чара Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, татар җәмәгатьчелеге һәм китапханәнең уртак проекты. Анда 70тән артык кеше катнашты.

Хатын-кызларның күбесе чарага милли кием – калфак киеп килгән иде. Чарада төп чыгыш ясаучыларның берсе – Иниатулла Кутуев Муса Җәлилнең соңгы көннәре турында сөйләде.

Фото: Яков Абрамов


Нет комментариев