«Саумы, Казан!» конкурсы җиңүчеләре арасында райондашыбыз да бар
«Саумы, Казан!» шигъри конкурсы республика башкаласына багышланган рус һәм татар телләрендә шигъри әсәрләр иҗат итүгә этәрү максатыннан оештырыла.
Аны Казан мэриясе игълан итте. Конкурска Казаннан һәм Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән, Екатеринбургтан, Санкт-Петербургтан, Чиләбедән, Новосибирскидан, Сочидан, Уфадан, Пермьнән, шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Ираннан 300гә якын эш килгән.
Гаризалар кабул итү тәмамлангач, конкурсның жюрие төзелде, аның составына «Казан» журналының баш мөхәррире, ТР Язучылар берлеге һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Альбина Абсәләмова, М.Җәлил исемендәге, Г.Тукай исемендәге республика премияләре лауреаты, «Безнең мирас» журналының, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Ләбиб Лерон, М.Горький исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Алексей Остудин, М. Горький исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Эдуард Учаров, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рүзәл Мөхәммәтшин, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Дания Заһидуллина һәм филология фәннәре кандидаты, ТР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Айрат Бик-Булатов.
Конкурста җиңүчеләр:
«18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь категориясендә рус телендә Казан турында шигырьләр циклы» номинациясе:
1 урын - Евгения Фәхретдинова (Мәскәү)
«35 яшь һәм өлкәнрәк яшь категориясендә рус телендә Казан турында шигырьләр циклы» номинациясе:
1 урын - Валентина Партина (Сочи)
2 урын - Мохаммадреза Шокри Амири (Иран)
«35 яшь һәм өлкәнрәк яшь категориясендә рус телендә Казан турында поэма» номинациясе:
1 урын - Марина Черемисова (Казан)
2 урын – Айгөл Исмәгыйлева (Казан)
«18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь категориясендә татар телендә Казан турында шигырьләр циклы» номинациясе:
2 урын – Дания Нәгыйм (Казан)
3 урын – Эльвина Миңнуллина (Саба районы)
«35 яшь һәм өлкәнрәк яшь категориясендә татар телендә Казан турында шигырьләр циклы» номинациясе:
1 урын – Гөлүсә Батталова (Әтнә районы)
2 урын – Лилия Фәттахова (Яңа Чишмә районы)
3 урын – Галимҗан Гыйльманов (Казан)
«18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь категориясендә татар телендә Казан турында поэма» номинациясе:
2 урын – Гөлназ Нуриева (Чаллы)
3 урын – Илнар Фатихов (Казан)
«35 яшь һәм өлкәнрәк яшь категориясендә татар телендә Казан турында поэма» номинациясе:
1 урын – Лилия Гибадуллина (Чаллы)
2 урын - Илсөяр Иксанова (Казан)
3 урын – Лилия Фаттахова (Яңа /Чишмә районы)
Махсус бүләк - Рифат Сәлахов (Казан)
Җиңүчеләргә 20 меңнән 100 меңгә кадәр акчалата бүләкләр тапшырылачак. Бәйге нәтиҗәләре буенча шулай ук шигъри җыентык чыгару да планлаштырыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/saumy-kazan-konkursy-inucelare-acyklandy-5911482
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев