Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шагыйрә, җырлар авторы Гөлнур Айзат Минтимер Шәймиевка кыстыбый пешергән [истәлек]

20 гыйнвар Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә 82 яшь тулган көнне шагыйрә, автор-башкаручы, мөгаллимә Гөлнур Айзат үзенең Минтимер агага бәйле истәлекләре белән уртаклаша һәм аңа багышлап шигырь яза.

Авылдан Буага күченеп яшәгән вакыт.Ирем район администрациясендә эшләгән чак.Бик ашыгып –кабаланып кайтып керде дә: -Бүген Минтимер Шәрипович килә.Аны каршыларга барам,кырларны күрсәтәбез,тамакны да шунда гына ялгарбыздыр.Ул елга балыгы ярата икән,тагын беләсеңме ни ярата? -Юк,әйтә алмыйм,Азат. -Кыстыбый!Мин дә яратам ич кыстыбыйны! -Аңа азыкны пешереп торучылар күптер инде ,танылган аш-су осталары пешерәдер?! -Менә белмәдең шул,хатыны,Сәкинә апа пешерә икән! -Кит әле!Булмас! -Дөрес,Сәкинә апа тиз дә,тәмле дә пешерә икән!Менә сиңа заказ:ярты сәгатьтә кыстыбый өлгертә алырсыңмы? -Ник мин пешергән кыстыбый белән сыйларга җыенасызмы әллә Минтимер Шәриповичны?
Ирем күлмәген тиз генә алыштырып,баскан килеш кенә чәен эчеп куйды да сары мыегын бармагы белән сыйпап,серле елмаеп,чыгып та китте.
Ни уйларга да белмим,тиз-тиз эшкә керештем.Үзем кухня стенасындагы сәгатьнең ашыгып чабучы телен туктатырга теләп,”күзләрем белән ашыйм”. Тиз-тиз бәрәңгене арчып,кәстрүлгә салдым да,камыр ясап җәймәләр ясарга керештем.Үзем җәймәләрне җәя барам,пешерә барам,суынмаска,тастымал белән төреп,тактага тезә барам.Вакыт 25 минут узды.Күз алдыма матур бөдрә чәчләреннән тир тамчылары агызып кыстыбый ясаучы Сәкинә апа йөгереп уза.Ул елмаеп минем кош теле кисә торган пычакка карап тора сыман:”Әйдә,булдырасың,өлгерәсең,акыллым!”-ди кебек.Үзем вакыт-вакыт ишекне күзәтәм,Азат кыстыбый сорап кайтыр кебек.Сәгать теле 50 минут йөгереп арыгач,минем кыстыбыйларым әзер булып,өстәлне балкытып утыра.Алай-болай Минтимер абыйга алып китсәләр,ярарлыкмы икән дип берсен ашап та карыйм.Тәмле килеп чыккан!.Ул вакыйгага16 ел вакыт узган икән инде.Әмма кыстыбый пешерә башладым исә, Минтимер ага белән Сәкинә апа кылт итеп күз алдыма килеп баса.Бүген Минтимер аганың туган көне!Сезне гаиләбез исеменнән туган көнегез белән ихлас котлыйбыз.исәнлек ,балаларыгыз һәм ватандашларыбызның олы хөрмәтен тоеп яшәгез!

 

Туган көнегез белән,Минтимер ага!
Болгарымның чал тарихы
Кабат яши,кабат тере!
Хәтерләрне кузгатырга
Татарның бар Минтимере!
Татарстан төп законы
Законнарның иң зур,бере!
Аңа нигез салды зирәк
Татарымның Минтимере!
Хөр Ватанда милләтебез
Белсен диеп ни килерен,
Юл күрсәтеп алдан барды
Акбабае-Минтимере!
Татарстан чәчәк ата
Дуслыктадыр аның сере!
Милләтләрнең үз кешесе-
Татарымның Минтимере!

 

Фото: скриншот инстаграм

https://www.instagram.com/aizetullova9914/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X